Илдар Халиков “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Чаллы ТЭЦы территорияясендә “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы күчмә утырышы булды. Бу чара Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узды.

2016 елның сентябренә электр энергиясен җитештерүнең гомуми күләме 8971 млн. кВтч тәшкил иткән, бу узган елдагыдан 3% ка түбән һәм планлаштырылган күрсәткечтән 6%ка калыша.

Энергия җитештерүнең гомуми күләме кимү Түбән Кама ГЭСында суның түбәнәю һәм Зәй ГРЭСының җитештерү күләмен киметү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Директорлар советы әгъзалары бу мәсьәләгә аерым тукталдылар.

Энергия сату буенча Түбән Кама ГЭСы һәм Казан ТЭЦ-2нең яңа блогы нәтиҗәле булып кала.

Җылылык энергиясен җибәрү 9 ай нәтиҗәләре буенча 2015 елга караганда шулай ук 5%ка кимегән һәм 6538 мең Гкал тәшкил итә.

Компаниянең табышы 24 млрд 354 млн тәшкил итә, бу 2015 елның шушы чорына караганда 1%ка югары.

Ышанычлылыкны арттыру һәм авариясез эшләү хакында “Генерирующая компания”ААҖ генераль директоры  Раузил Хаҗиев сөйләде. Ул Зәй ГРЭСы һәм җылылык челтәрләре җиһазларының торышына җентекләбрәк тукталды.

Директорлар советы әгъзаларына Казан ТЭЦ-1дә ике энергоблок төзелеше буенча эшләр графигының үтәлеше турында хәбәр ителде.

Утырышны йомгаклап, Илдар Халиков, алда Зәй һәм Чаллы станцияләренең һәм Казанның җылылык белән тәэмин итү системаларының проблемаларын хәл итү буенча күп эшләр көтә, дип белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International