Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә Граждан оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү буенча Россия Федерациясе министры Владимир Пучков белән очрашты.
Әңгәмә барышында алар Иннополис мәйданында янгыннан коткару буенча яңа часть төзелеше турында фикер алыштылар. Әлеге объект технопарк, университет, тулай торак, балалар бакчалары һәм мәктәпләр, шулай ук «Казан» тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексы һәм «Свияга» стендка ату комплексына хезмәт күрсәтәчәк дип планлаштырыла.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Пучков космик мониторинг һәм гадәттән тыш хәлләрне фаразлау өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү турында да килештеләр. Шулай ук алар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы арасындагы уңай хезмәттәшлекне билгеләп үттеләр.