Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков гражданнарны кабул итте

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевнең Төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Беренче булып Татарстан Хөкүмәте рәисенә ТР инвалидларының мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау буенча “Рухи көч” иҗтимагый төбәк оешмасы вәкиле мөрәҗәгать итте. Ул хәбәр иткәнчә, оешма күптән түгел, май аенда эшли башлаган. Шуңа карамастан, шактый күп эш башкарылган. Республикада яшәүче инвалидлар өчен борынгы Болгарга, Зөя утрау-шәһәрлегенә экскурсияләр оештырылган, шудай ук Лаеш поселогына  музыкаль фестивальгә барганнар. Киләсе елга Биләргә һәм Алабугага бару  планлаштырылган. Ләкин монда траснпорт проблемасы бар: коляскада утыручы инвалидларны машинага күчереп утыртканда махсус күтәрткеч кирәк.

Илдар Халиков “Рухи көч” оешмасы әгъзаларына мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм ел ахырына кадәр инвалидлар күтәрткеч белән тәэмин ителәчәк, дип ышандырды.

Бер инвалид баланың әнисе баласын дәвалау өчен ярдәм сорады. Илдар Халиков ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинга бу мәсьәләне контрольгә алырга, аерым алганда,  авыру баланы Мәскәү белгечләренә күрсәтү өчен ярдәм итәргә кушты.

Нурлат районыннан ике үз баласын һәм 11 ятим баланы тәрбияләүче гаилә  микроавтобус алырга ярдәм итүләрен сорады. “Без барысын да эшләргә тырышачакбыз. Яңа ел каникулларында сез үз машинагызда кая да булса барачаксыз”, - диде Илдар Халиков.

Аннары видеоэлемтә буенча ТР Премьер-министрына  Чаллыда яшәүче ханым мөрәҗәгать итте. Ул өлкән улларының ишетмәвен, аппаратларның озакка җитмәве турында сөйләде.

Илдар Халиков атна эчендә кирәкле акча табылачагын һәм малай кабаттан ишетә башлар, дип өметләндерде. Автошәһәрнең социаль хезмәт җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, ТР Хөкүмәте рәисе бу гаиләгә тиешле ярдәм күрсәтүне сорады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International