Рөстәм Миңнеханов Саклык банкының Корпоратив университетында Татарстан дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре өчен белем бирү семинарын ачып җибәрде

2016 елның 2 декабре, җомга

Бүген РФ Саклык банкының Корпоратив университетында "Менеджментның заманча технологияләре һәм аларны дәүләт идарәсе реформасында куллану" белем бирү семинары ачылды.

Искәртик, семинар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм  башка җитәкчелек хезмәткәрләре өчен оештырылды. 

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов чиновникларның хәзерге заман шартларында белемнәрен эстәү әһәмиятен ассызыклады. Аның сүзләренчә, РФ Саклык банкының Корпортаив университетында уку югары дәрәҗәдәге белем алуны, шулай ук уку процессына тирәнтен кереп китүне тәэмин итә.

Белем бирү семинары 2016 елның 2-4 декабрь көннәрендә Саклык банкының Мәскәү өлкәсендәге Корпоратив университеты нигезендә үтәчәк.

Төп максат - дөньядагы иң яхшы идарә итү тәҗрибәсе белән танышу. 

Семинар кысаларында РФ Саклык банкы Идарәсе рәисе Герман Греф яңа технологик трендлар һәм нәтиҗәле идарә итү ысуллары турындагы лекция укый. Моннан тыш, семинарга лектор буларак РФ Президенты каршындагы РАНХиГС Дәүләт идарәсе югары мәктәбе һәм Югары икътисад мәктәбе вәкилләре чакырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International