Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе һәм “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелеше буенча киңәшмә уздырды

2016 елның 2 декабре, җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе һәм Болгарда яңа “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелеше буенча киңәшмә уздырды.

“Татинвестгражданпроект” ДУП  генераль директоры Гадел Хөснетдинов бүгенге көндә ислам академиясе төзелеше яхшы темпларда бара,  барлык эшләр график буенча башкарыла, дип сөйләде.  Ул шулай ук төп дизайн-проектның инде төгәлләнү алдында булуын хәбәр итте.

Киңәшмәдә катнашучылар академиянең ябык ишегалды эчендәге дизайны турында җентекләбрәк фикер алыштылар.  

Минтимер Шәймиев сентябрь аенда Болгар ислам академиясендә уку елын уңышлы башлап җибәрү өчен барысын да эшләү – киләсе елда төп бурыч, дип ассызыклады.

“Кол Гали” кунакханә комплексы төзелешенә килгәндә, хәзерге вакытта “Грань” ҖЧҖ подрядчы оешмасы төзүчеләре комплексның эчендә бизәкләү эшләрен башкара.

“Архитектор Хәкимова остаханәсе” генераль директоры Анна Хәкимова киңәшмәдә катнашучыларга холлның, кунакханә бүлмәләренең һәм Ак палатага охшатып эшләнәчәк SPA-комплексының камилләштерелгән дизайн проектын тәкъдим итте.

Минтимер Шәймиев кунакханәнең эчке өлешен эшләгәндә Болгарга килгән кунакларга һәрвакыт уңайлы булсын өчен ел фасыллары үзенчәлекләрен истә тоту кирәклеген белдерде.

Киңәшмәдә “Яңарыш” фонды башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР "Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” директоры Марат Айзатуллин, “Грань” ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов, Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев катнашты.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International