Бүген «КАМАЗ» компаниясе белән Внешэкономбанк арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында документка имзаларны Сергей Когогин һәм Внешэкономбанк рәисе Сергей Горьков куйды.
Журналистлар сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика территориясендә ВЭБ белән бергә берничә уңышлы проект гамәлгә ашырылган инде, һәм бу эш шушы юнәлештә дәвам итәчәк. «"КАМАЗ" һәм "Форд Соллерс" заводларын, "Аммоний" комплексын үстерү буенча безнең планнарыбыз зур. Моннан тыш, силикон һәм сапфир җитештерүне җайга салу планлаштырыла, - диде Татарстан Президенты. - Минем Внешэкономбанк җитәкчелегенә бу проектларда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерәсем килә».
Сергей Горьков үз хәбәр иткәнчә, Килешү имзалау Внешэкономбанк белән «КАМАЗ» арасында киләчәк хезмәттәшлекне үстерү өчен бик мөһим. «Элегрәк безнең мөнәсәбәтләр конкрет алыш-бирешкә корылган булса, хәзер исә без мөнәсәбәтләребезне системалы нигездә үстерә алачакбыз, – диде ул. – Безнең бурыч – "КАМАЗ" компаниясенә экспорт күләмнәрен арттыруда ярдәм күрсәтү. Хәзергә әле бу күрсәткеч елына 6 мең автомобиль дәрәҗәсендә. Бу санны 2-3 мәртәбә арттырырга кирәк».
Сергей Когогин билгеләп үткәнчә, ВЭБ ярдәме белән «КАМАЗ» ГАҖда экспорт базарларында эшләүнең цивилизацияле инструменты барлыкка килде, моңардан башка Кама автозаводы зур югалтулар кичерергә мөмкин иде. Хәзер «КАМАЗ» экспортын иминләштерү нәтиҗәсендә йөк автомобильләрен чит илләргә чыгаруда күләмнәр шактый артты.