Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗда двигательләр җитештерү заводында булды

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасында двигательләр җитештерү буенча «Форд Соллерс» заводында булды.

Заводның җитештерү мәйданнарын карап йөрүдә шәрәфле кунаклар – Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов, Внешэкономбанк рәисе урынбасары – идарәсе әгъзасы Татьяна Сахарова һәм башкалар катнашты.

Кунакларны «Форд Транзит» (мәктәп автобуслары) микроавтобусы мисалында «Ford имин йөртү академиясе» мәктәп автобусларын йөртүчеләрне укыту буенча социаль программа белән таныштырдылар.

Автотранспортны имин йөртү турында лекция тәкъдим ителде, аерым алганда, тизлек режимын үзгәртү буенча. Практик дәресләр кысаларында автобус сәгатенә 40 км барган очракта җәяүлеләр күчешендә җәяүле килеп чыкканда, автомобильнең туктый алу сәләте күрсәтелде. Тизлеге зуррак булган очракта, җәяүле гомеренә куркыныч янарга мөмкин.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар двигательләр җитештерү заводына юнәлделәр, анда алар двигательләрне механик эшкәртү цехында һәм җыю цехында булдылар.  

Моннан тыш, кунаклар «Форд Транзит» базасында автомобильләр комплектациясе, шул исәптән ашыгыч медицина ярдәме машиналары  комплектациясе белән таныштылар. Аңлатмаларны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин биреп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International