Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның киңәйтелгән утырышы онлайн трансляцияләнәчәк

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

Иртәгә, 2016 елның 6 декабрендә, Казанда «Корстон» КСККда Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның киңәйтелгән утырышы узачак. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә барачак.    

Утырыш барышында Советның проект төркемнәре хәзерге заман бизнесындагы актуаль мәсьәләләрне хәл итүнең үз вариантларын тәкъдим итәчәк. Аерым алганда, экологик документацияне килештерү процедурасын кыскарту, мәҗбүри медицина иминияте өлкәсенә хосусый медицина керү мөмкинлеген тәэмин итү, сәүдә челтәрләренең һәм җирле җитештерүчеләрнең нәтиҗәле хезмәттәшлеге мәйданчыкларын булдыру темалары һәм башкалар күтәреләчәк.

Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның рәсми сайтында (sovet.tatarstan.ru) утырышның интернет-трансляциясе оештырылачак. Чара 10:00 сәгатьтә башлана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International