Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков "Сетевая компания" ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды

6 декабрь 2016 ел., сишәмбе

Татарстан Хөкүмәте йортында бүген “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Бу чара Татарстан Песпубликасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә барды.

Утырыш барышында кулланучыларны электр энергиясе белән тәэмин итү, авария очракларын киметү мәсьәләләре тикшерелде, шулай ук компаниянең җитештерү һәм финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләре тәкъдим ителде. Моннан тыш, утырышта катнашучылар 2016 елның 9 ае эчендә капиталь төзелеш планының үтәлеше һәм агымдагы ел буенча фаразланган күрсәткечләр хакында фикер алыштылар.

Гыйнвар-сентябрь айларында республикада кулланучыларга 17,5 миллиард кВт сәг. күләмендә электр энергиясе җибәрелгән, бу узган елның шушы чорына караганда, 4,5%ка югары. Электр энергиясен фактик югалтулар күрсәткече узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, 12 миллион кВт. сәг. кимрәк. Җибәрелгән электр энергиясе күләме буенча уңай үсеш көтелә һәм 2016 ел нәтиҗәләре буенча да.

Компаниянең финанс хәле тотрыклы, ликвидлылык һәм финанс тотрыклылыгы норматив күрсәткечләргә туры килә.

Капиталь төзелеш планын гамәлгә ашыру кысаларында 2016 елның 9 ае эчендә 4,7 млрд. сум акча тотылган.  

Утырыш азагында катнашучылар 2017 елда Казанда Конфедерацияләр кубогы ярышларын уздырганда файдаланылачак объектларны электр энергиясе белән тәэмин итү буенча мәсьәләләрне карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International