Рөстәм Миңнеханов: Машина төзелеше комплексы дәрәҗәсенә бөтен илебез үсешенең дәрәҗәсе бәйле

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан башкаласында "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге территориясендә «Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Казан» XVI халыкара махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында Татарстан Рсепубликасы Машина төзелеше предприятиеләре координацион советының VI утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Беларусь Республикасы сәнәгать министрының беренче урынбасары Геннадий Свидерский, Татарстан хакимияте органнары җитәкчеләре, Россия һәм Татарстанның эре машина төзелеше предприятиеләре вәкилләре катнашты. 

"Координацион совет үзенең нәтиҗәле булуын раслады. Бу - машина төзелеше тармагындагы төп мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен яхшы мәйданчык", - дип билгеләде сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты ассызыклаганча, бүген тармак алдында берничә мөһим бурыч бар. Аерым алганда, предприятиеләр белән югары уку йортлары арасындагы элемтәне ныгыту. "Машина төзелеше тармагын үстерү өчен көчләрне берләштерергә кирәк: белем бирү өлкәсен, җитештерү секторын һәм дәүләт хакимиятен. Бергә эшләргә кирәк. Машина төзелеше комплексы үсешенә бөтен илебез үсеше бәйле", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Республика машина төзелеше комплексы эшчәнлеге экспортка юнәлдерелгән булырга тиеш, диде ТР Президенты. «Бөтен заманча таләпләргә туры килергә кирәк һәм халыкара базарларга чыгарга кирәк. Сәнәгать предприятиеләре аудиты зур әһәмияткә ия", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, машина төзелешенең алдынгы тармагы - станоклар төзү. "Һәр предприятиенең нәтиҗәлелеген станоклар тәэмин итәләр, - диде ТР Президенты. - Татарстан - машина төзелеше күп булган республика. Станоклар төзелешен үстерү мәсьәләсе алдынгы урында тораю Шул ук вакытта республика чит ил инвесторлары өчен дә ачык, һәм биредә прозиводстволарын локальләштерүгә бөтен шартларны тәэмин итәргә әзер".

Утырыш кысаларында Россиянең фәнни-мәгариф үзәкләре һәм төрле предприятиеләре вәкилләре һәм чит ил белгечләре чыгыш ясады

Утырыш ахырында Татарстан Президенты барында берничә килешү имзаланды. Әйтик, «Югострой» (Чехия) предприятиесе һәм «ОКА» сәүдә йорты ҖЧҖ (Татарстан) арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 

Моннан тыш, Казан дәүләт энергетика университеты һәм Эрфурт мәгариф үзәге (Германия) арасныда мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы меморандум имзаланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International