Рөстәм Миңнеханов: Садри Максуди һәйкәле Татарстан-Төркия дуслыгының тагын бер символы булачак

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Бүген Казанда күренекле татар, соңрак төрек галиме һәм дәүләт эшлеклесе  Садри Максудига һәйкәл ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Садри Максудиның туганнары һәм башкалар катнашты.    

Һәйкәл «Стамбул» паркы территориясендә урнаштырылган. Проект авторы – скульптор Асия Миңнуллина.  

«Бүген без атаклы кеше, күренекле татар һәм төрек эшлеклесе Садри Максудига һәйкәл ачабыз. Ул данлыклы тормыш юлы узган: ике мәртәбә Россия Дәүләт Думасы депутаты булган һәм өч мәртәбә Төркия Милли Мәҗлесе депутаты итеп сайланган. Моннан тыш, Садри Максуди Төркиянең беренче Президенты Кемаль Ататөрекнең якын киңәшчесе булган», – диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.    

Татарстан Президенты Төркия халкына Садри Максуди турында хәтирәләрне  саклаган өчен рәхмәт белдерде, һәм яңа һәйкәл Татарстан-Төркия дуслыгының гүзәл чагылышы булачак. 

Бинали Йылдырым ассызыклаганча, Казан белән Стамбулны дуслык мөнәсәбәтләре бәйли. «Бүген без Татарстан белән Төркияне тоташтыручы үзенчәлекле күпер ролен үтәгән бөек шәхескә, кешегә һәйкәл ачарга җыелдык. Садри Максуди – Төркия юридик мәктәбе нигезенә зур өлеш керткән шәхес», – диде Төркия Премьер-министры, әлеге һәйкәл – бөтен татар эшлеклеләренә ихтирам билгесе.    

«Ышанам, Садри Максудига һәйкәл Татарстан һәм Төркия халыклары файдасына башкарылачак яңа гамәлләрнең символы булачак», - дип белдерде  Бинали Йылдырым. 

Аннары кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.   

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Бинали Йылдырым Казан Кремленә юнәлделәр, анда Төркия кунаклары өчен Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение  соборы белән танышу экскурсиясе оештырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International