Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт орлыкчылык инспекциясенең элеккеге башлыгы, хезмәт ветераны Дамир Каюмовка «Дуслык» ордены тапшырды.
Тантана Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.
Бүләк күпьеллык тырыш хезмәте һәм республика авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен бирелде.