Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.
“Бүген без дәүләт бүләкләрен һәр көнне үзенең хезмәте белән Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә өлеш кертүчеләргә тапшырабыз, - диде Илдар Халиков үзенең сәламләү сүзендә. – Барыгызга да ихлас күңелдән хезмәттәге батырлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм”.
Без бүген мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен бүләклибез, алар үзләренең хезмәте белән матди булмаган хәзинәләрне саклыйлар һәм үстерәләр, Татарстан халыклары мәдәнияте дигән төшенчәне формалаштыралар, - дип билгеләде Илдар Халиков.
Ул шулай ук күпләрнең соңгы елларда республика икътисады өчен мөһим булган транспорт, кунакханә, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүләрен искә алды.
Илдар Халиков сүзләренчә, республикада сәнәгать тармагында, минераль һәм химик ашламалар җитештерү, машина төзелеше, ягулык җитештерү, нефть чыгару, төзелеш өлкәләрендә җитди нәтиҗәләргә ирешелгән.
Республика җитәкчелеге исеменнән Илдар Халиков тагын бер тапкыр барлык бүләкләнүчеләргә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Аннары бүләкләү тантанасы узды.
Дәүләт бүләкләренә “А.М. Горький ис. Яшел Үзән заводы” АҖ генераль директоры Мистахов Ренат, “Казан дәүләт медицина университеты” федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе доценты Обыденнов Сергей, “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет учреждениесе баш табибы Зыятдинов Васил, В.Д. Шашин ис. “Татнефть” ГАҖ нең “Азнакайнефть” нефть-газ чыгару идарәсе операторы Садыков Рәшит лаек булды.
Бүген дәүләт бүләгенә ия булучылар исемлегендә барлыгы 52 кеше исәпләнә.
Тантана азагында истәлеккә фотога төшерделәр.