Илдар Халиков Казан районара табигатьне саклау прокуратурасының яңа бинасын ачуда катнашты

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан районара табигатьне саклау прокуратурасының яңа бинасын ачу тантанасы узды (Нурсолтан Назарбаев ур., 15).

Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов, ТР прокуроры Илдүс Нафиков катнашты.

Табигатьне саклау прокуратурасы Татарстанда экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә зур өлеш кертә, су, урман һәм җир законнарын үтәүдә нәтиҗәлелекне яхшыртуга юнәлтелгән күп эшләр башкара, дип билгеләде ТР Премьер-министры.

Прокуратура хезмәткәрләрен лаеклы җиһазлар белән тәэмин итү һәм аларга эшләү өчен тиешле шартлар тудыру, безгә эшнең нәтиҗәлелеген күтәрүне тәлап итәргә мөмкинлек бирә, дип өстәде үз чиратында Сергей Зайцев.

Ул Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре җитәкчелегенә прокуратура хезмәткәрләренең  матди-техник базасын яхшырту мәсьәләләренә игътибар бирүләре өчен рәхмәт белдерде.

Тантаналы ачылыштан соң мәртәбәле кунаклар яңа бинаны карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International