Бүген Татарстан Республикасында истәлекле көн - Ватан Геройлары көнен билгеләп үттеләр. Бу көнгә багышланган тантаналы чара С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үзенең сәламләү чыгышында, бу көнне ил өчен башларын салган геройларны искә алу белән бергә, үз иленә һәм халкына тугрылыклы булуны хезмәтләре белән күрсәтүчеләрне дә хөрмәтлиләр, дип билгеләде.
Хәзерге вакытта Татарстанда 36 Ватан Герое яши, шул исәптә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, шулай ук 3 Россия Федерациясе Герое, 27 Социалистик Хезмәт Герое һәм 5 Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры.
“Хөрмәтле ветераннар! – диде Илдар Халиков. – Сез илебезнең иминлеген, куәтен һәм бердәмлеген ныгытуда бәяләп бетергесез өлеш керттегез, сугышта батырлыклар күрсәттегез, тыныч тормышта зур эшләр башкардыгыз. Сез үз Ватаныңа хезмәт итүдә һәр кешенең роле никадәр мөһим булуын исбатладыгыз. Сезнең барагызны да ил алдындагы бурычларга, туган җиргә һәм безгә бабаларыбыз калдырган гореф-гадәтләргә тугрылык бизи. Сезнең батырлык һәм кыюлык җиңүләргә чакыра, ышаныч һәм көчне ныгыта. Без сезнең белән горурланабыз һәм сезгә тигезләнергә тырышабыз!”
Илдар Халиков билгеләгәнчә, безнең илдә чын геройлар дип Бөек Ватан сугышы ветераннарын атыйлар. Сугыш елларындагы батырлыклары өчен 300 татарстанлы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган һәм алар өченче дәрәҗә Дан орденының тулы кавалерлары, 200 меңнән артык кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Һәрбер шундый бүләк – шәхси батырлык, кабатланмас язмыш ул.
Илдар Халиков шулай ук ассызыклаганча, халкыбыз батырлыгы – ихлас, йөрәктән чыга, туган җиргә мәхәббәттән тора, югары әхлакый хәзинәләргә нигезләнгән.
ТР Премьер-министры 1999 елдан республикада Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков җитәкчелегендә “Татарстан Геройлары” иҗтимагый оешмасы эшчәнлек алып баруын искә төшерде. Бу оешманың эше Татарстан геройларын искә алуга, аларга ярдәм күрсәтүгә һәм социаль - икътисади яклауга, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Моннан тыш, бу юнәлештә Әхәт Юлдашев җитәкчелегендә Татарстан Республикасының сугыш һәм хәрби хезмәт ветеранннары комитеты да зур эш башкара.
Ватан геройларына һәм тантанада катнашучыларның барысына да мөрәҗәгать итеп, Илдар Халиков, бүген җәмгыятьтә аларның батырлыгына һәм ныклыгына ихтыяҗ зур, дип билгеләде. “Сезнең үрнәктә без яшьләрдә Ватанга мәхәббәт тәрбияли алабыз”, - диде ул.
Илдар Халиков Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән барлык геройларга бәхет, тынычлык һәм нык сәламәтлек теләде.