Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөзү буенча дөнья чемпионы, Россия Федерациясенең халыкара класслы спорт мастеры Александр Красныхны йөзү буенча Виндзор шәһәрендә узган дөнья чемпионатында гаять уңышлы чыгышы белән котлады.
Котлау телеграммасын Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Динамо» ФСБнең ОГО Советы рәисе, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәровка, ТР Йөзү федерациясе президенты, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамевка, югары категорияле тренер, Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре Сергей Кузнецовка да юллады.
«Александр Красныхны йөзү буенча Виндзор шәһәрендә узган дөнья чемпионатында гаять уңышлы чыгышы белән котлыйм. Эстафетада – алтын медаль, көмеш медаль – 400 метр аралыкта, бронза медаль – 200 метр аралыкта Россия җыелма командасы өчен бу – спортчының бәхәссез талантын, тырыш хезмәт итү сәләтен һәм куелган максатын ирешә белүен, шулай ук тренерының югары һөнәри осталыгын һәм республика Йөзү федерациясенең «Динамо» ФСБнең ОГО белән бергәләп нәтиҗәле хезмәтен таныклаучы зур казаныш, – диелә телеграмма текстында. – Бу казаныш сайлаган эшеңә тугры булуны һәм җиңүгә омтылуны, уртак бурычларны хәл итүдә бердәм булырга кирәклекне, болар бар да иң югары максатларга ирешү нигезе булуны раслый. Һәрберегезгә күркәм һәм гадел спорт көрәше өчен, зур җиңү өчен, республикабыз һәм илебез белән горурлану мөмкинлеге өчен аерым-аерым рәхмәт. Барыгызга да нык сәламәтлек, спортта һәм тормышта яңадан-яңа үрләр яулавыгызны телим.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».