Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәрләрен бүләкләде

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» III республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.   

Конкурс, дәүләт хезмәткәрләрен мотивлаштыру өчен өстәмә инструментлар булдыру, шулай ук дәүләт идарәсенең иң яхшы вәкилләрен ачыклау  максатларында, 2014 елда Татарстан Республикасы Президенты Указы белән гамәлгә куелган иде.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырылды: тармакара идарә; законлылыкны, халыкның һәм территорияләрнең иминлеген тәэмин итү өлкәсендә идарә; икътисадның реаль секторына идарә; социаль өлкәгә идарә; дәүләт органнары эшчәнлеген хокукый һәм кадрлар белән тәэмин итү; дәүләт органнары эшчәнлеген оештыру ягыннан, мәгълүмат, документлар белән, финанс-икътисадый, хуҗалык ягыннан һәм башкача тәэмин итү. Һәр  номинациядә 2 төркем бар: «җитәкчеләр» һәм «белгечләр». 

Быел конкурста республиканың 28 дәүләт органыннан 68 хезмәткәр катнашты. Конкурста катнашучыларны берничә критерий буенча бәяләделәр: законнарны белү, телләрне (рус, татар һәм чит тел) белү дәрәҗәсен, шулай ук шәхси һәм һөнәри компетенцияләрен бәяләү. 

Иң күп балл җыйган 34 катнашучы ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров җитәкчелегендәге Республика конкурс комиссиясе каравына үз конкурс эшләрен тапшырганнар.   

Бүген иң яхшы 10 эш авторы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан бүләк алды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International