Илдар Халиков “Татарстан өчен иң яхшы илле инновацион идея” конкурсында: Иң мөһиме -бирешмәскә, эзләнүләрне дәвам итәргә кирәк

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея” XII конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты.

Бу чара Казанның “Корстон” комплексында узды. Тантана бию коллективлары катнашында театральләштерелгән тамаша белән ачылды.

Конкурсның оештыручылары – ТР Инвестицион-венчур фонды, ТР Фәннәр академиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

2016 елда конкурска 2156 инновацион идея тәкъдим ителгән, алар Эксперт советы тарафыннан бәяләнгән.

Конкурс 8 номинация буенча уздырылган - "Перспектива", "Мәгарифтә инновацияләр", "Инновацияләргә старт", "Наноимпульс", "Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе проектлары", "Ел патенты", "Социаль әһәмияткә ия инновацияләр", "Яшьләр инновацион проекты".  

Бүген, Илдар Халиков конкурс җиңүчеләрен бүләкләп, Татарстан һәрвакыт инициативалы кешеләргә ярдәм итәчәк, дип белдерде.

Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, әле күптән түгел ТР Инвестицион-венчур фондының Попечительлек һәм күзәтчелек советы утырышы узган.  “Республика өчен Инвестицион-венчур фонды һәм бу конкурс чынлап та үзенчәлекле. Икътисадында нефть химиясе, җиңел, йөк автомобильләре, авиатехника, хәрби суднолар, медицина сәнәгате, биотехнологияләр, нанопродукция һ.б. җитештерү өлкәсендә эшләүче күп кенә әйдәп баручы компанияләре булган республика  фәннән һәм яңа идеяләрдән башка яши һәм алга китә алмый”, - диде ул.

Мин ихлас күңелдән барлык лауреатларны һәм конкурста җиңүчеләрне котлыйм, диде алга таба Илдар Халиков, һәм бу гениаль идея һәм эшләнмәләрнең сәнәгать өчен, кешеләрнең тормышы өчен мөһим проектларга әверелүен телим.

Татарстан Премьер-министры конкурсның "Перспектива" номинациясендә җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International