Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Бөтендөнья икътисадый форумының (БИФ) күчмә сессиясендә катнашты

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

Бүген Мәскәүдә, Ritz Carlton кунакханәсе мәйданчыгында, өч еллык тәнәфестән соң Бөтендөнья икътисадый форумының (БИФ) күчмә сессиясе уздырылды, бу форум һәр кыш саен Швейцариянең Давос шәһәрендә  глобаль эшлекле элитаны җыя.     

Чарада катнашучылар арасында – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

«Давос форумы»ның күчмә сессиясе Дүртенче сәнәгать революциясенә багышланды. Форумда катнашучылар – Россия һәм чит илләр компанияләренең топ-менеджерлары, дәүләт эшлеклеләре, экспертлар һәм банкирлар – Дүртенче сәнәгать революциясе кысаларында лидерлык стратегиясе мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, бу «революциянең» Россия контексты (яңа технологияләр, Россия индустрияләрен  цифровизацияләү).

Экспертлар фикеренчә, сәнәгать революциясенең юлдаш үзгәрешләре масштабы кешелек өчен чагыштыргысыз булачак. Бу киберфизик системаларны җитештерүгә массакүләм кертү ихтималы, виртуаль хакыйкать, квант компьютерлары һәм башка күп эшләнмәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International