Татарстан Президенты яшь спортчылар – халыкара ярышларда җиүчеләр һәм призерлар белән очрашты

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында EuroSkills 2016 чемпионаты җиңүче-призерлары, спортчылар һәм республиканың яшь активчылары белән очрашты.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева да катнашты.

Президент белән очрашуда EuroSkills 2016 чемпионаты җиңүчесе Вадим Поляков, чемпионат призеры Оскар Арсланов, Эмиль Мифтахов, чемпионатта катнашучы Александра Крайнова һәм аларның экспертлары, яшь активчылар – “Труд крут” Бөтенроссия төзелеш отрядларының һөнәри осталыгы конкурсы җиңүчесе Артем Кудряшов, “Россия студентлар язы-2016” фестиваленең Гран-при иясе Ян Трибой, Татарстанны дөньяга таныткан спортчылар – Бөгелмә йөзүчесе Александр Красных, суга сикерүче Никита Шлейхер, дзюдочы Нияз Билалов, үсеп килүче авыр атлетлар Надежда Лихачева белән Мария Петрова, аларның остазлары да бар иде.

"EuroSkills чемпионаты турында әле кайчан гына ишетә башласак та, инде аның үз җиңүчеләре дә бар. Алар арасында үзебезнең егет-кызлар булу сөендерә, – дип сәламләде катнашучыларны Рөстәм Миңнеханов. – Спортчыларыбыз, башка яшьләребезнең уңышлары безнең тарафтан югары бәяләнә. Чөнки бу республиканың уңышы, безнең горурлык".

Уңышлар димәктән, шушы көннәрдә Татарстанның спорт тарихында беренче дөнья чемпионы барлыкка килде. Ул – Бөгелмә йөзүчесе Александр Красных. 6-11 декабрьдә Канаданың Виндзор шәһәрендә кыска сулыкта йөзү буенча Дөнья чемпионаты узды. Бөгелмә спортчысы Александр Красных 4х200 метрлы эстафетада (ирекле ысул) Россия җыелмасы составында (Михаил Довгалюк, Михаил Вековищев, Артем Лобузов һәм Александр Красных) алтын медаль яулады. Икенчедә – АКШ, өченчедә Япония йөзүчеләре. Эстафетаның финалында Александр Красных үз этабын һәр җыелма спортчысына караганда да иң тиз вакыт эчендә (1:40.03) йөзүче булып танылды. Моннан тыш, Татарстан йөзүчесе ирекле ысул белән йөзүдә көмеш (400 метр) һәм бронза (200 метр) медаль дә яулады.

"Ярышларны дәрәҗәсе ягыннан мөһим һәм мөһим булмаганга бүлергә яратмыйм, – ди Александр Красных. – Барысына да җитди әзерләнәм. Көндәшләрнең дә барысы да җитди. Уңышлар, әлбәттә, республика җитәкчелегенең булышлыгы, даими ярдәме нәтиҗәсе дә".

“Бүген ирешелгәннәр зур уңышларның башы булуына гына ышанасы килә. Камиллеккә чикләр юк, ирешелгәннәрне тагын да яхшыртырга мөмкинлек бар”, – дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International