Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казан шәһәре Думасының XII сессиясендә катнашты

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Бүген Казан шәһәре Думасының XII сессиясе булды. Бу чара Казан Ратушасында узды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Казан шәһәре Думасы депутатлары Казанның 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясен раслады. Документны депутатларга Казан мэры Илсур Метшин тәкъдим итте.

Стратегиянең максатларын һәм бурычларын, аларны хәл итү юлларын билгеләп, Илсур Метшин: “Стратегиядә 18 максат формалаштырылган, аларны без, стратегия биргән ориентирларга туры китереп, көндәшлекнең 7 юнәлеше буенча бүлдек, - дип аңлатты. – Аларны хәл итү өчен 42 бурыч тәкъдим ителде, аларның һәрберсе буенча кыска һәм озак вакытка каралган эш юнәлешләре тәгаенләнде. Шулардан иң мөһимнәре буенча, үтәлешләрен контрольда тоту өчен, индикаторлар билгеләдек”, - диде.

Илдар Халиков амбициоз дип атаган  документны депутатлар кабул итте.

“Казан бөтен республика үсешен билгели. Башкала хакимияте үзенең стратегик социаль-икътисади үсеш программаларын эшләүгә зур көч куя”, – дип билгеләде  ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшинның шәһәрнең 2030 елга социаль-икътисади үсеше турындагы докладын шәрехләп.

ТР Премьер-министры сүзләренчә, документ мэриянең эчке эшчәнлегенә генә түгел, ә башкала халкына да юнәлдерелгән. “10 еллап элек 2030 елга республика стратегиясен билгеләгәндә күп кенә скептиклар бу аңлашылмый торган һәм кирәксез документ дип белдергәннәр иде. Тормыш анда салынган күпчелек планнарның тормышка ашуын күрсәтте”, – дип билгеләде Илдар Халиков.

“Бүгенге стратегиядә дә амбициоз планнар күп, аларны салым базасын формалаштырмый торып эшләп булмый. Мисал өчен, шәһәр икътисадында урта һәм кече эшмәкәрлекнең 50 процентка үсүе рухландыра. Болар барысы да шәһәр икътисадындагы тотрыклылыкны күрсәтә”, – дип белдерде ТР Премьер-министры.

Илдар Халиков стратегиядә үзенә иң ошаган тезисны билгеләп үтте, ул да булса, Казан - биредә яшисе килгән шәһәр. “Бик мөһим тезис – инновацион продукция чыгаруның 30 процентка якыны биредә. Бу яхшы күрсәткеч, без иртәгеге көн өчен тыныч була алабыз. Татарстан өчен дә, шәһәр өчен дә туризмның игътисадта аерым өлкәне тотачагы турында күз алдына да китермәгән идек. Хәзерге стратегияне тормышка ашыру Казанга яңа дәрәҗәгә чыгу мөмкинлеген бирәчәк. Ә тезис миңа барыннан да бигрәк ошады”, – дип ассызыклады Илдар Халиков.

Казан шәһәре Думасы депутатлары социаль юнәлешле дефицитсыз бюджет кабул итте. Анда керемнәре дә, чыгымнары да 19,6 миллиард сум тәшкил итә.

Шәһәр бюджеты социаль юнәлешле: бюджет акчасының 70 проценты социаль өлкә чыгымнарына каралган.

Чыгымнарның гомуми күләме былтыргыдан 1,13 процентка артыграк. 2017 елда дәүләт һәм муниципаль программалар тормышка ашырылачак, аларның беренчесенә бюджетта 35,6 процент һәм икенчесенә 59,6 процент акча салынган.

Сессиядә билгеләп үтүләренчә, түбәндәге программаларга бюджеттан акча бирелми: “2016-2020 елларга Казан халкын наркотизацияләүдән профилактикалау программасы” (2017 елда гына да программага 3 миллион сумнан артык акча таләп ителә), “Террорчылыкка каршы тору һәм экстремизмны профилактикалау программасы” һәм “Туризмны үстерү программасы”. 2017 елда шулай ук скверлар һәм паркларда уңайлыклар булдыру да финансланмый. Депутатларга белдерүләренчә, киләсе елга мәктәпләрдә балаларны тукландыру программасын өстәмә финанслау таләп ителәчәк.

“Бюджет шактый катлаулы булып чыкты. Аны тормышка ашыру өчен киеренке эш көтә, ә социаль йөкләмәләрне үтәп барырга тиешбез. Бюджет проекты чынбарлыкка туры килә”, - дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International