Рөстәм Миңнеханов «Хәят» холдингы җитәкчелеге белән очрашты

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында «Хәят» холдингы (Hayat Holding) Идарәсе рәисе Әхмәт Яхъя Кигылы һәм холдингның Директорлар советы әгъзасы, «Кастамону Энтегрэ» компаниясенең вице-президенты Онур Гүвән белән очрашты.
Очрашу барышында яклар «Алабуга» МИЗ территориясендә «Хәят» (Hayat Holding) холдингы компанияләренең бүгенге эш хәлләре һәм аларны үстерү   перспективвлары турында фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов компанияләр башлыкларына Төркия бизнесы белән хезмәттәшлекне үстерүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан Республикасында төрек инвестицияләре белән 10 завод эшли, шул исәптән «Хәят» (Hayat Holding) холдингының 2 компаниясе «Алабуга» МИЗ резиденты булып тора: «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» һәм «Хәят Кимья». Моннан тыш,  Чаллы шәһәрендә «Кастамону Энтегре» компаниясе «Санрайз Сити» күп функцияле торак комплексы төзи.
Төркия ягы шулай ук Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы территориясендә эшләп килүче предприятиеләргә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде һәм тимер юл инфрастуктурасы сыйфатында транспорт логистикасы буенча ярдәм күрсәтүен сорады. «Хәят» (Hayat Holding) холдингы Идарәсе рәисе Әхмәт Яхъя Кигылы һәм холдингның Директорлар советы әгъзасы, «Кастамону Энтегрэ» компаниясенең вице-президенты Онур Гүвән хәбәр иткәнчә, бүген холдинг предприятияләренә чимал сыйфатында ел саен 1,2 млн. тоннага кадәр агач материаллары кирәк. Бүген предприятиеләр Татарстан Республикасы территориясендә кирәкле күләмнең яртысын гына сатып ала алалар һәм, бу мәсьәләне тулысынча республика исәбеннән хәл итәргә кирәк, диделәр.   
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, хәзерге вакытта Татарстан хакимияте бу транспорт проблемасын хәл итү белән шөгыльләнә.
Татарстан Президенты Төркия инвесторларына аларның бу мәсьәләне республика исәбеннән канәгатьләндерергә җыенганнары өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан урман әзерләүчеләре тагын 5 яңа агач әзерләү комплексы сатып алганнар, алар кирәкле күләмнәрне арттырачак.    
Онур Гүвән ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм, компания Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белән даими рәвештә сөйләшеп тора, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International