Бүген Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ERG İnşaat компаниясе генераль директоры Мозаффәр Оздемир белән очрашты.
«ERG» компаниясе – капиталы 750 млн. АКШ доллары булган эре төзелеш компаниясе. Төркия сәнәгать объектлары һәм граждан торагы төзелеше базарында «ERG» компаниясе 50 ел эшли инде. ERG төп офисы Әнкара шәһәрендә урнашкан.
ERG компаниясе эре энергетика объектлары, аэропортлар, күперләр һәм тоннельләр, төрле типтагы сәнәгать объектлары һәм җайланмалары төзи һәм монтажлый, проект һәм инжиниринг эшләрен башкара.
Хәзерге вакытта ERG компаниясе «Атомстройэкспортатом» АҖ («Росатом» ДК) белән – чит илләрдә атом-төш энергетикасы объектлары төзү буенча, «ВО Техностройэкспорт» ААҖ белән – плотиналар һәм «Деринер» ГЭСын төзү буенча Грузия белән килешү, шулай ук «Силовые машины» ААҖ белән стратегик партнерлык турында ике яклы меморандум имзалаган («Аккөй» Төркия АЭС проектын гамәлгә ашыру кысаларында) .
Очрашу барышында Мозаффәр Оздемир хәбәр иткәнчә, ERG İnşaat компаниясе Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә тели. Рөстәм Миңнеханов «ERG» компаниясе белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен өйрәнергә кушты, аерым алганда, төзелеш өчен махсус техника җитештергәндә, һәм Россия базарын өйрәнү өчен потенциаль инвесторларны Татарстан Республикасына чакырды.