Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым белән очрашты

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Төркия Республикасына эш сәфәре азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым белән очрашты.  
Бинали Йылдырым Рөстәм Миңнехановка үткән атнада Казанда күрсәтелгән кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде. "Россииядә безнең өчен көннәр салкын булса да, Сез безне бик җылы һәм дустанә каршы алдыгыз", - диде ул. – Бүген Сез берничә уңышлы очрашу һәм мөһим Төркия-Татарстан эшлекле форумы уздырдыгыз. Ышанам, мондый очрашулар ике яклы икътисадый мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм үстерүгә ярдәм итәчәк". 
Рөстәм Миңнеханов Бинали Йылдырымга очрашу өчен һәм Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекнең агымдагы торышы турында фикер алышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. 
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, «Хәят» холдингы, «Гебзе» оешкан сәнәгать зонасы, «ERG Insaat» төзелеш компаниясе, «Төркия һава юллары» вәкилләре белән уңышлы очрашулар яхшы нәтиҗәләргә китерәчәк. Эчтәлекле Төркия-Татарстан эшлекле форумы яңа багланышларга һәм яңа инвестицион проектларга этәргеч булачак, дип саный Татарстан Республикасы Президенты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International