Татарстан Хөкүмәте йортында өч яклы килешү имзаланды

2016 елның 16 декабре, җомга

Бүген ТР Министрлар Кабинеты, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм ТР Эш бирүчеләр берләшмәләренең координацион советы арасында 2017-2018 елларга социаль-икътисади сәясәт алып бару һәм социаль партнерлыкны үстерү турында өч яклы килешү имзаланды. Бу тантана Татарстан Хөкүмәте йортында узды.

Документны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, ТР Преприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе президенты, эш бирүчеләр берләшмәләренең координацион советы рәисе Александр Лаврентьев имзалады.

Илдар Халиков билгеләгәнчә, ТР Министрлар Кабинеты һәм социаль партнерлар арасында беренче килешү 1992 елда имзаланган булган. “Вакыт күрсәткәнчә, бу документ беркетмә түгел, ә социаль партнерлык системасы төзүдә, социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итү өчен бердәм алымнар эшләүдә констуктив диалогның нәтиҗәле инструменты булып тора”, - дип ассызыклады ул.  

ТР Премьер-министры сүзләренчә, документ катлаулы чорда, кризис күренешләре һәм каршылыклары шартларында имзалана. Шулай булуга карамастан, эш бирүчеләр берләшмәсе һәм хакимият арасында аңлашу бар, ә республика икътисады Россия төбәкләре арасында иң алга киткәне.

“Бүген без чираттагы өч яклы килешүне имзалыйбыз. Анда алдагы ике елга социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салуның төп юнәлешләре һәм принциплары формалаштырылган. Документта каралган бер гарантия дә югалмаган. Шуңа да социаль партнерларыбызга аны әзерләү вакытындагы конструктив диалог өчен тиешле бәя бирергә кирәк”, - дип йомгаклады  Илдар Халиков.

Аннары Килешүне имзалау процедурасы узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International