Бүген Казанда КАИның “Олимп” спорт комплексында генерал-лейтенант Александр Антонов истәлегенә багышланган, ветераннар арасында I Бөтенроссия суда туплы уен турнирының тантаналы ачылышы булды. Бу чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР буенча эчке эшләр министры Артём Хохорин катнашты.
Рәсми тантана Казанда 2013 елда авиафаҗигада һәлак булган, РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең элеккеге башлыгы, генерал-лейтенант Александр Антоновны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды.
“Казан Россия шәһәрләре арасында спорт буенча алда бара. Өч ел элек бездә җәйге Универсиада узды. Бу Татарстан өчен бик зур һәм мөһим проект булды. Спорт бәйрәме югары дәрәҗәдә узды һәм спорт тарихында иң яхшылардан булып танылды. Монда бу чараны уздырганда иминлек мәсьәләләре белән шөгыльләнгән Александр Антоновның да өлеше зур”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.
ТР Премьер-министры бу турнир ветераннарга үз осталыкларын күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек, диде. Ул килүчеләрне турнир башлануы белән котлады һәм спортчыларга уңышлар теләде.
Аннары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырады.
Турнир 2016 елның 16-17 декабрь көннәрендә узачак. Ярышларда дүрт команда: “Синтез” Мастерс (Казан), Динамо-Мастерс (Мәскәү), “Спартак” Мастерс (Волгоград), “Санкт-Петербург җыелма командасы” Мастерс катнаша.