Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте йортында талантлы балалар һәм яшьләрне үстерү өлкәсендәге әйдәп баручы экспертлар белән очрашты.
Бу очрашу 15-17 декабрьдә Казанда Германия-Россия Яңа технологияләр институты мәйданчыгында уздырылган “Талантларны ачу” III форумы кысаларында үтте. Бу форум - “2015-2020 елларга Татарстанда талантлар белән стратегик идарә итү” дәүләт программасының ачык мәйданчыкларыннан берсе.
ТР Премьер-министры талантлы балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү Татарстанда өстенлекле юнәлешләрнең берсе, дип ассызыклады. “Талантлы яшьләр – илебезнең киләчәге, ышанычлы терәге. Безнең өчен талантлы балаларны дөрес ачыкларга өйрәнү, алар тормышта үз урыннарын тапсын өчен тиешле шартлар тудыру бик мөһим”, - диде ул.
Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, республикада тормышка ашырыла торган 2015-2020 елларга талантлар белән стратегик идарә итү программасы халыкара тәҗрибәгә таянып эшләнгән. Шул ук вакытта бу эш республиканың барлык белем бирү учреждениеләрен – балалар бакчаларын, мәктәп һәм югары уку йортларын берләштерергә тиеш.
Алга таба очрашуда катнашучылар яшьләрнең интеллектуаль һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү өлкәсендә актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Аерым алганда, балаларны инженер-технологик иҗат белән кызыксындыру, остазлар әзерләү, талантлы яшьләрне Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләренә тарту.