Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Казан Гипронииавиапром” АҖнең 75 еллыгына багышланган тантанада катнашты.
Бу чара “Корстон” (Казан) комплексында узды.
Илдар Халиков тантанада катнашучыларның барысын да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика җитәкчелеге исеменнән предприятиенең юбилее белән котлады. Аның сүзләренчә, 75 ел – бу бик лаеклы юбилей.
Институтның бай тарихы бар, ул илебез тарихы, сәнәгать үсеше, дәүләт оборонасын ныгыту белән аерылгысыз бәйләнгән.
Аерым рәхмәт сүзләрен Илдар Халиков катлаулы елларда легендар Гипронииавиапром коллективын саклап кала алган предприятие ветераннарына белдерде.
ТР Премьер-министры Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен – “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Татарстанның атказанган төзүчесе”, “Татарстанның атказанган архитекторы”, “Татарстанның атказанган экологы” мактаулы исемнәре, Татарстан Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Кунаклар алдында Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры чыгыш ясады.