Рөстәм Миңнеханов: Гыйнвар – октябрь айларында ҖТП үсеше – 2,6%, сәнәгать җитештерүе индексы 103,6% тәшкил итте

2016 елның 17 декабре, шимбә

Елга финанс ягыннан йомгак ясау безнең күркәм традициябезгә әверелде, һәм ышанам ки, киләчәктә дә без бу традицияне саклап калырга тиеш, диде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узган Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы коллегиясенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак утырышында.

Чара К(И)ФУның Идарә, икътисад һәм финанс институты базасында узды һәм 2016 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының көтеләчәк үтәлеше йомгакларына һәм 2017 елга Татарстан Республикасы финанс, салым, һәм казначылык органнарының бурычларына багышланды.  

Татарстанның Россия Финанс министрлыгы белән, шулай ук Россия Финанс министрлыгы ведомствосындагы барлык структуралар белән конструктив багланышлар урнашты.Ул Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуановка республикага бюджет кытлыгын каплау чыганакларын эзләтеп алу мәсьәләсендә күрсәткән ярдәме өчен, шулай ук бюджет процессларын һәм нефть химиясе комплексына, алкоголь базарына бәйле күп кенә мәсьәләләрдә методик ярдәм өчен һәм методик камилләштерү өчен рәхмәт белдерде. «Без  һәрвакыт теге яисә бу мәсьәләләрдә фикер алышабыз һәм кирәкле вариантларын табабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика территориясеннән мобилизацияләнгән керемнәр күләме агымдагы 2016 елда 680 млрд. сум тәшкил итте, диде Рөстәм Миңнеханов, шуларның 67%ы федераль бюджетка китәчәк, барлык бу кертемнәр – салым һәм салым булмаган керемнәр, таможня түләүләре, бюджеттан тыш фондаларга акча күчерүләр. 

Республика берләштерелгән бюджетының үз керемнәре күләме 227,5 млрд. сум көтелә, үткән елның шушы чорына карата артым 9%, диде Татарстан Республикасы Президенты.

Керемнәрнең уңай динамикасы күбесенчә икътисад җанлану белән билгеләнә, дип саный ТР Президенты. Аның сүзләренчә, гыйнвар – октябрь айларында җыелма төбәк продукты (ҖТП) – 2,6%, сәнәгать җитештерүе индексы 103,6% тәшкил итте. «Төзелеш комплексы яхшы нәтиҗәләр күрсәтте – 101,4%, - диде ул. – Ваклап товар әйләнеше буенча 1,5-2% җитеп бетми. Шунысын төгәл аңларга кирәк, бүгенге икътисадый ситуацияне исәпкә алып, нәтиҗәләр начар түгел. Ил буенча тулаем – саннар һәм динамика шактый начар».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, утырышта эре җитештерүчеләр компанияләре дә катнаша, чөнки икътисадның уңышлы булуы аларга бәйле. 

Республика яңа проектларны гамәлгә ашыру эшен актив алып бара, диде Рөстәм Миңнеханов, бу – инвестицияләр дә җәлеп итү дә һәм кече һәм урта эшкурлыкка ярдәм структурасын булдыру да, яңа эш урыннары булдыру да.

«Безгә уңай динамиканы саклап калу мөһим, - диде ТР Президенты. – Барлык беркетелгән чыгымнарны үтәү өчен керемнәр үсешен тәэмин итәргә кирәк. Республика берләштерелгән бюджеты чыгымнары агымдагы елда 263,6 млрд.  сум булачак, планлаштырганнан 100% дәрәҗәсендә. Бүген республика бюджеты  барлык йөкләмәләре балансын саклый. Социаль чыгымнар 70%тан артты. Бюджетчыларның хезмәт хакын түләүнең барлык максатчан күрсәткечләрен  арттыру Россия Федерациясе Президентының «май указларын» гамәлгә ашыру кысаларында ирешеләчәк. Быел хезмәт хакын түләүгә акчалар 90 млрд. сумнан артып китте, ягъни берләштерелгән бюджетның 40%ы үз керемнәре».  

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, 2017 елга һәм 2018-2019 еллар чорына республика бюджеты кабул ителде инде. Бюджетта барлык социаль йөкләмәләр дә каралган, 2017 елда бюджет кытлыгы – 7,6 млрд. сум.   

«Киләсе ел гади генә булмаячак, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бюджет  үтәлеше артык түләүләргә бәйле. 1 декабрьгә бу табышка салым буенча 6,6 млрд. сум».

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының «май  указлары» кысаларында «юл картасы» күрсәткечләренә ирешү буенча 2017 елга республика алдында торган бурычка аерым тукталды. Ситуация аңлашыла, әмма Мәҗбүри медицина иминияте федераль фондыннан субсидияләр буенча беркадәр югалту булырга мөмкин. Ул Россия Федерациясе Финас министры Антон Силуановтан бу мәсьәләне контрольгә алырга сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International