Татарстанда бер ел эчендә су саклау зоналарында җиде мең тәртип бозу очрагы ачыкланган

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

2016 елда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы төбәк дәрәҗәсендәге барлык су объектларын тикшерде. Су объектларына үтеп керүне чикләүнең 387 факты ачыкланды, законсыз рәвештә төзелгән 278 корылма сүтелде, калган материаллар - судта, дип сөйләде Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Абделганиев Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта.

“2016 елда Татарстан Экология һәм табигат ресурслары министрлыгы дәүләт инспекторлары тарафыннан су саклау зоналарында җиде мең тәртип бозу очрагы ачыкланды. 24 җинаять эше кузгатылды. 141 миллион сумлык зыян капланды — бу узган елгыдан 3,5 тапкыр артык”, – дип ачыклап узды министр.

Яр буе зонасына килүне каплаган шәхси корылмалар буенча аларны сүттерүгә шикаятьләрне судлар 100 процент канәгатьләндерә, дип белдерде Табигатьтән куллану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов. Җир кишәрлекләрен рөхсәтсез биләп алуны дәлилләү авыр түгел. Яр буйларында катерлар һәм балык тоту өчен урнаштырылган понтоннар белән кыенрак.

“49 очрак — акваторияне төрле понтоннар, күперләр белән яулап алу очраклары”, – диде Фәрит Хәйретдинов.

Быел су объектлары кадастр исәбенә алынды, закон бозу очракларын билгеләү җиңелләшә дигән сүз. Моннан тыш, 2017 елда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторларын, ЮХИДИ хезмәткәрләрендәге кебек, махсус программалы планшетлар белән тәэмин итү күздә тотыла.

“Бу безгә тәртип бозучлар урында булмаганда да эш алып барып, карарларны оператив чыгарырга ярдәм итәчәк. Без шул ук ЮХИДИ схемасы буенча барабыз”, – диде үз чиратында министр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International