Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» махсус икътисадый зонасы Күзәтүчеләр советы утырышын уздырды

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Иннополис» махсус икътисадый зонасы Күзәтүчеләр советыының быелгы соңгы утырышы узды. 

Күзәтүчеләр советы утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.  

ИТ-компанияләрнең инвестицияләренең гомуми күләме 75 млн. сумлык алты яңа проекты каралды һәм хупланды.

«Юнителлер-РТИ» ҖЧҖ Күзәтүчеләр советы утырышында катнашучыларга коммерциячел һәм дәүләт проектларында акчалата булмаган түләүләрне клиент һәм сервер хәл ителешләре өчен кабул итү максатларында программа белән тәэмин итү һәм сервислар эшләү проектын тәкъдим итте. Компания эшләнмәләре дәүләт хезмәт күрсәтүләрендә, транспорт хезмәт күрсәтүе өчен түләгәндә, Россия территориясендә һәм аннан читтә мобиль җайланмаларны кулланганда һәм башка өлкәләрдә файдаланылачак.

«Юнителлер-РТИ» ҖЧҖ – Uniteller компаниясенең кече бүлекчәсе һәм Uniteller «Ак Барс» банкы катнашында Татарстан Республикасында берничә эре проект гамәлгә ашырган иде инде, шулар арасында Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте сайтында, кушымтасында һәм инфоматларда түләүләр; «Татарстанда яшәүче картасы» проекты; MasterCard PayPass и Visa payWave кагылмаучы технологияләр ярдәмендә банк картасы белән Зеленодольскта җир өсте транспортында түләүләр проекты.

«РМД» ҖЧҖ проекты «Иннополис» махсус икътисадый зонасы территориясендә авиатөзелешнең, машина төзелешенең, суднолар төзелешенең, ракеталар төзелешенең, азык-төлек сәнәгатенең төрле предприятиеләрендә җитештерү циклын автоматлаштыру нәтиҗәлелеген арттырырлык робот-техник комплексларын гамәлгә кертү өчен инженер-программа комплекслары булдыруны тәкъдим итә.

«Лемон Технолоджис Груп» ҖЧҖ компаниясе электрон һәм мобиль коммерция өлкәсендә бизнес-процессларны автоматлаштыру өчен программа белән тәэмин итү комплексын эшләү проектын үстерергә җыена.  

«Студия Лидс» ҖЧҖ эшчәнлегенең төп төре – финанс продуктларын  физик һәм юридик затларга сатуларда финанс оешмаларына ярдәм буенча хезмәт күрсәтү өчен, шулай ук төрле Интернет-мәйданчыкларда реклама бирүчеләр өчен видео-реклама мөмкинлекләрен тәкъдим итү өчен программа продуктларын әзерләү.

«Роадар» ҖЧҖ проекты максаты – транспортта RoadAR Tycoon (Роадар Тайкун) компьютер күрү системасын эшләү, ул ЮХИ хокук бозуларын теркәү дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итәчәк. 

«БРИОЛОДЖИ» ҖЧҖ  проекты дару чараларын ваклап сатуның тулы циклын автоматлаштыру системаларын программа белән тәэмин итүгә багышлана. Система даруларның эчке запасларын тикшереп тора, даруларның кирәк күләмен алдан билгеләп куя. 

Утырыш азагында «Иннополис» резиденты – «Яңа болыт технологияләре» компаниясен бүләкләделәр, ул Россия махсус икътисадый зоналарының 500 нче  резиденты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International