Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Red Bull Air Race авиатамашасын оештыручылар белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Казан шәһәренең беренче вице-мэры Рөстәм Нигъмәтуллин һәм башкалар катнашты.
Red Bull Air Race – аэроакробатика буенча 2003 елдан бирле дөньяның төрле почмакларында узучы популяр халыкара ярыш. Red Bull Air Race белән бергә яңа спорт дисциплинасы – авиа-слалом барлыкка килде. 2016 елда югары пилотаж буенча ярышлар Red Bull исеме астында Абу Дабида (БГӘ), Шпильбергта (Австрия), Тибада (Япония), Будапештта (Венгрия), Аскотта (Бөек Британия), Лаузицрингта (Германия), шулай ук Индианаполиста һәм Лас-Вегаста (АКШ) узды.
Әңгәмәдә катнашучылар киләсе Red Bull Air Race аэротамашасын Татарстан Республикасы территориясендә уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.