Рөстәм Миңнеханов: ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы республика икътисадында гаять зур роль уйный

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев бүген ТР ССП ның 2016 елны йомгаклау утырышында эш темпын киметмәскә иде тигән теләкне белдерде. 

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Ел нәтиҗәләренә килгәндә, Шамил Агеев билгеләгәнчә, 2016 ел дәвамында эшкуарлардан 4 меңгә якын мөрәҗәгать алынды, һәрберсе буенча эш башкарылган. 

Шамил Агеев хәбәр иткәнчә, 2016 елда ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы дөньяның 30 иленнән 127 делегацияне кабул итте. 

2017 елга куелган мөһим бурычлар арасында ул контроль-күзәтчелек органнары белән бизнеска басымны киметү буенча эш алып баруны, эшкуарлык үсешенә игътибар булуны, салым булмаган түләүләр буенча эшне атады. 

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе икәрткәнчә, республика оешуга 100 ел тулу датасына якынлаша (2020 ел май ае), әлеге көнгә әзерләнергә кирәк. 

Рөстәм Миңнеханов та чыгышында ТР ССП рәисе Шамил Агеев тәкъдимнәре һәрчак игътибарга алынуы турында искәртте. Аның сүзләренчә, Шамил Агеев Татарстан Республикасының Россия регионнарына, башка илләргә делегацияләре составына даими рәвештә керә. ТР ССП төбәкара мөнәсәбәтләр, бизнес даирәләр багланышларын ныгытуда алдынгы роль уйный. 

Татарстан Президенты утырышта катнашучы эшкуарларга да республика икътисадына керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International