Илдар Халиков “Татэнерго” коллективын республика энергосистемасының 85 еллыгы белән котлады

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген “Татэнерго” компаниясе коллективын республика энергосистемасының 85 еллыгы белән котлады.

Бу чарада шулай ук ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, “Татэнерго” АҖ генераль директоры Раузил Хаҗиев, компаниянең хезмәткәрләре һәм энергетика тармагы ветераннары катнашты.

“Бүген мин бу юбилей датасы белән “Татэнерго” хезмәткәрләрен һәм республика энергетика комплексының башка вәкилләрен дә котлыйм”, - диде Илдар Халиков үзенең сәламләү чыгышында.

Премьер-министр билгеләгәнчә, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең тырышлыгы белән республика энергетика предприяятиеләрен дәүләт контролендә калдыру мөмкин булды.

“Соңгы биш елда Татарстан энергетикасы күп санда яңа заманча объектлар төзеп, җитди рәвештә алга китте. Бу зур әһәмияткә ия, чөнки энергетика комплексы – теләсә кайсы төбәк икътисадының мөһим өлеше”, - дип йомгаклады Илдар Халиков.

Раузил Хаҗиев шулай ук энергетика тармагы ветераннарын һәм алдынгы хезмәткәрләрне котлады.

Компания алдында торган беренче бурычлар арасында,  ул Зәй ГРЭСын, Чаллы ТЭЦын һәм Түбән Кама ГЭСын яңартуны атады.

Аннары “Татэнерго” АҖнең алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт, ведомство һәм производство бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International