Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме координаторы Вениамин Попов белән очрашты

2016 елның 23 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме координаторы Вениамин Попов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир  Путин кушуы буенча «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен  2014 елдан бирле җитәкли.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Вениамин Попов халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре, шул исәптән Ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр, халыкара сәясәт өлкәсенә кагылышлы башка актуаль темаларны күтәрделәр. Моннан тыш, яклар 2016 елның 19 декабрендә Әнкарада Россия Федерациясенең Төркиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Андрей Карловны үтерүгә бәйле вәзгыять буенча да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International