Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары – юнәлеш комитетлары җитәкчеләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Римма Ратникова, Татьяна Ларионова, Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты.
Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, очрашу инициаторы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Аннары кайбер актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, шул исәптән бөтендөнья икътисадына, үткән елның икътисадый күрсәткечләрен йомгаклауга, закон чыгару инициативаларына һәм башкаларга кагылышлы мәсьәләләрне кузгаттылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, парламент бүген җәмгыятьтә тотрыклылыкны тәэмин итүдә мөһим роль уйный. «Җәмгыятьтә тынычлык, тотрыклылык, татулык – икътисадның киләчәк үсеше нигезе, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу җәһәттән без законнарга һәм безнең парламентка таянабыз».
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашу барышында билгеләп үткәнчә, 2016 ел тәмамланып килә, парламентның быелгы соңгы утырышында (2016 елның 26 декабрендә булачак) депутатларның эшенә йомгак ясалачак.
Фәрит Мөхәммәтшин, парламент эшчәнлеге үзенчәлекләре турында Рөстәм Миңнехановка мәгълүмат биреп, хәбәр иткәнчә, быел 10 утырыш уздырылган, 330 мәсьәлә каралган.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасындагы депутатлар белән бергәләп эшләүне көчәйтергә кирәк дип саный. 2017 елда ай саен очрашырга карар кылдык, диде Фәрит Мөхәммәтшин – Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары белән дә, муниципаль дәрәҗәдәге депутатлар белән дә.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе хәбәр иткәнчә, 2016 елда гражданнардан 2618 мөрәҗәгать кергән; 667 кеше шәхсән кабул ителгән. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайтына 700ләп хәбәр кергән, 23 матбугат конференциясе уздырылган.
Очрашу барышында депутатлар Татарстан Республикасы Президентына республиканың банк өлкәсендәге хәлләргә, социаль якланмаган халык катламнарын социаль наем шартларында торак белән тәэмин итүгә, поликлиникаларда хезмәт күрсәтүләр сыйфатын яхшыртуга һәм тулаем сәламәтлек саклау өлкәсенең һәркем өчен мөмкин булуына һәм башкаларга кагылышлы гражданнардан кергән кайбер актуаль сорауларны бирә алдылар.
Аерым алганда, «Татфондбанк»ка кагылышлы вәзгыятькә кагылышлы сорауга җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген республикада эш төркеме төзелгән, аңа тиешле ведомстволар вәкилләре крегән, шул исәптән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре дә, акча кертүчеләр өчен кайнар линия ачылган. Ул шулай ук искәрткәнчә, «Татфондбанк» клиентларына иминләштерелгән акчаларын түләячәк банклар билгеләнгән.
1400 мең сумнан артмаган һәм дәүләт тарафыннан иминләштерелгән суммаларны барысы да алачаклар, диде Рөстәм Миңнеханов. Акчалары күбрәк булганнарга кыенрак булачак. Ничек кенә булмасын, без банкның акча кертүчеләрен ташларга җыенмыйбыз, юридик затлар өчен зыяннарын мөмкин кадәр киметү өчен ташламалы кредитлау юлларын табачакбыз. Бу бик җитди хәл, ул барыбызны да борчый, диде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу азагында алар бергәләп фотога төштеләр.