Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары белән очрашты

2016 елның 23 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары белем оешмалары ректорлары белән очрашты. 

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика югары уку йортлары ректорлары белән яңа ел алдыннан болай очрашулар күркәм гадәткә әверелде. 

«Тулаем 2016 ел ил өчен гади генә булмады, әмма икътисадый күрсәткечләр үсә – бу сәнәгать продукциясе күләмнәре дә, төп капиталга инвестицияләр дә, яңа предприятиеләр дә ачыла. Һәм бүген бу уңай динамиканы саклап калу мөһим, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Югары уку йортлары да күп үзгәрешләр кичерә».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан югары уку йортларының рейтинглары үсә. Шуңа да карамастан, безнең сезнең белән эшебез күп әле. 

Татарстан Президенты бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең, Россия фәннәр академиясенең, республика югары уку йортларының бердәм звено булуына игътибар итәргә кирәк, диде, бу звеноның эшен иң югары дәрәҗәдә тәэмин итәргә кирәк. 

Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы югары уку йортларының Ректорлар советы эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат бирделәр.   

Аннары очрашуда катнашучылар югары уку йортларының матди-техник базасын ныгыту, югары уку йортларының фәнни-тикшеренү потенциалын үстерү, югары белем мәктәбенең югары квалификацияле белгечләр әзерләү мәсьәләләре турында, талантлы яшьләр белән эшләүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International