Татарстан Президенты: Яшь эшкуарлар – республикабызның җитди резервы

2016 елның 23 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Эшкуарлык фабрикасы» VI сезоны проекты финалистлары белән очрашты. Очрашу КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтында (Казан, Бутлеров ур., 4) узды. 

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.   

«Эшкуарлык фабрикасы»  – Татарстанда бизнесны популярлаштыруга юнәлдерелгән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән КФУның уртак мәгариф проекты. 

Очрашу башланганчы Рөстәм Миңнеханов холларның берсендә оештырылган күргәзмә белән танышты. Яшь эшкуарлар үзләренең Татарстан Республикасы территориясендә уңышлы гамәлгә ашырылучы бизнес-проектларын тәкъдим иткәннәр иде анда. 

Чара барышында яшь эшкуарлар бер-бер артлы үзләренең проектларын тәкъдир иттеләр. «I love running» дөрес йөгерү мәктәбен оештыручылар халык арасында сәламәт ялшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлгән бизнес-модель турында сөйләделәр.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу проектның үсеш потенциалы бар.   

Аннары Лениногорсктан агач массивыннан өй җиһазлары җитештерү буенча зур булмаган фабрика хуҗалары – бер гаилә чыгыш ясады. Алар фикеренчә, бу тармактагы  проблема товарның кыйбат булуында. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, клиентлар базасын арттыру, димәк, керемне арттыру өчен заманча декоратив элементлар кулланырга һәм ассортиментны киңәйтергә кирәк. 

Татар телен өйрәнү буенча интерактив әлифба проектын Әлмәт эшкуарлары тәкъдир итте. Махсус уенчыклар балага уен барышында татар телен мөстәкыйль өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк. Аның үзкыйммәте – 750 сум, сатуда якынча бәясе 1500 сум булачак. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада белем бирү өлкәсендә  интерактив системаларны куллану актив рәвештә хуплана. Ул Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка бу тәкъдимне өйрәнергә кушты.    

Очрашуга йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов башкарылган эшне югары бәяләде. Татарстан перспектив проектлар авторларына төрле яклап ярдәм күрсәтергә әзер, диде.  

«Безгә кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре өчен уңайлы шартлар тудыру мөһим. Бүген базар барлык теләгәннәр өчен ачык, әмма анда конкурент продукт кирәк: сыйфаты буенча да, бәясе буенча да. Без сездән өр-яңа идеяләр көтәбез, ә без исә үз чиратыбызда аларны гамәлгә ашыруда сезгә ярдәм күрсәтәчәкбез», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, балада эшкуарлык күнекмәләрен мәктәптән үк үстерергә кирәк. «Яшь эшкуарлар – республикабызның җитди резервы. Бу  процессларга инициативалы яшьләрне җәлеп итәргә, аларга ярдәм күрсәтергә  кирәк. Без бу мәсьәләләр белән системалы рәвештә шөгыльләнәчәкбез», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Чара азагында Рөстәм Миңнеханов мәгариф проекты финалистларына бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International