Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада «ТАНЕКО» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
«ТАНЕКО»га эш сәфәрен Рөстәм Миңнеханов нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы объектларын йөреп чыгудан һәм нафта гидрочистарту, Изомеризация һәм ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмаларындагы эшләрнең барышы белән танышудан башлады.
Татарстан Республикасы Президентын «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров һәм башка рәсми затлар озата йөрде.
Төзелеш мәйданнарын караганнан соң Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды, анда комплексның эшенә җитештерү йомгаклары ясалды һәм аның киләчәк үсеш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Нотыклар белән «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Леонид Алехин һәм «Татнефть» ГАҖ УРПС башлыгы Николай Заикин чыгыш ясадылар.
«ТАНЕКО» АҖ җайланмаларында нефть чималын эшкәртүнең көтелүче күләме 2016 елда 8,7 млн. тонна булачак. Ел буенча уртача эшкәртү тирәнлеге – 84,6%, ачык төстәге нефть продуктлары чыгышы – 77,8%. Тулаем комплексның беренче чиратын сынап карау башланганнан бирле нефть чималын эшкәртү күләме 42,6 млн. тонна булыр дип көтелә.
«ТАНЕКО» АҖдә персонал саны 3316 кешегә кадәр арткан. Эшчеләр, белгечләр һәм хезмәткәрләр 90 процент тәшкил итә.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов компания коллективына яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм нефть эшкәртү комплексының ил күләмендә дә уникаль сәнәгать объекты булуын билгеләп үтте. 2017 елда планлаштырылган икътисадый нәтиҗәгә ирешү өчен яңа җайланмаларны вакытында эшләтеп җибәрүне тәэмин итү зарур, диде ул.
Рөстәм Миңнеханов һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов барысын да якынлашып килүче яңа ел белән котладылар һәм аеруча тырыш хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырдылар.