Рөстәм Миңнеханов Казанда «Шәһәр панорамасы» күргәзмә үзәге экспозицияләре белән танышты

2016 елның 25 декабре, якшәмбе

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шәһәр панорамасы» күргәзмә үзәгендә булды.

Күргәзмә үзәге Казанда (Дзержинский ур.,7) урнашкан, монда Казан шәһәре үсеше турында экспозицияләр куелган, шәһәр үсеше, аның  архитектурасы һәм тарихы этаплары тәкъдим ителгән.

Экспозиция белән танышу беренче кат холлында башлана – монда күргәзмә комплексының төп зоналары турында мәгълүмат тәкъдим итә торган экран бар, шулай ук Казан турында видеоролик күрсәтелә.

Экскурсия барышында аңлатмаларны «Шәһәр  панорамасы» ҖЧҖ директоры Ольга Вәлиева биреп барды. Экскурсиядә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар да катнашты. 

Икенче катта «Казан лабиринты» экспозициясе урнаштырылган – монда Казанның Иске Татар бистәсе тормышы белән танышырга мөмкин, витриналарга архив фотографияләре һәм башка документлар куелган.

Күрше бүлмәдә – «Шәһәр өстеннән очып узу» аттракционы: сигез метрлы экран (видеодивар) кош очар биеклектән Казанның панорама күренешләрен күрсәтә.   

Рөстәм Миңнехановка һәм аны озата баручы затларга иске Казан турында һәм шәһәр гербында Зилант сурәте барлыкка килү тарихы турында анимацион фильм күрсәттеләр.

Икенче катның бер бүлмәсе иске трамвай рәвешендә эшләнгән.

Өченче катта шәһәр макетлары урнаштырылган. Бу – хәзерге шәһәр төзелешенең 1:320 масштабындагы макеты, шәһәрнең 18 гасырдагы тарихи макеты 1:400 масштабында һәм 15-16 гасыр Казан ханлыгы тирәсендәге территорияләр макеты 1:1000 масштабында.

Күргәзмә үзәгендә «Өстәлгән хакыйкать» аттракционы бар – монда килүчеләр видеодиварда бер-бер артлы алмашынып торучы тарихи персонажлар белән фотога төшә алалар.

Кергән җирдә барысына да экскурсияне мөстәкыйль оештыру өчен  индивидуаль колакчыннары белән бергә планшет-аудиогидлар тараталар.

Кафе, балалар зонасы эшләячәк. Комплекста берьюлы 120 кеше була ала.

Барлык экспозицияләр дә заманча цифрлы технологияләр кулланып эшләнгән.

Тарихи материалны бик кызык тәкъдим иткәннәр, диде Рөстәм Миңнеханов. «Шәһәр панорамасы» үзәге барлык теләүчеләр өчен кайчан ачылачак, дип кызыксынды ул, кышкы каникуллар вакытында эшләсә, балалар бик кызыклы нәрсәләрне белерләр иде, диде Рөстәм Миңнеханов

Киләчәктә «Шәһәр панорамасы» үзәгенә күп санлы туристлар, Казан кунаклары керәчәк, республика муниципаль районнарында укучылар өчен экскурсияләр оештырылачак, дип көтелә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International