Рөстәм Миңнеханов Татарстан ветеринарларына яңа автомобильләр ачкычларын тапшырды

2016 елның 25 декабре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан ветеринарларына 55 яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Тантана Казанда Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда узды. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов озата йөрде. 

«Ветеринария хезмәте бүген бик җитди бурычлар башкара. Ул безгә Сәламәтлек саклау министрлыгы кебек үк мөһим», – диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. 

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм тулаем туклану культурасы асылда терлекчелек торышына бәйле. Шуңа күрә ветеринарлар терлекләрнең авыруларын кисәтү һәм дәвалау өлешендә мөһим функцияләр башкара. 

Бу елны республика лаеклы нәтиҗәләр белән тәмамлый, шул исәптән авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә, диде Рөстәм Миңнеханов. АСК продукциясе күләме  5,2%ка артты. Шуның шактый өлеше терлекчелеккә туры килә. 

«Бүген республикада безнең ветеринария хезмәтләребезгә ярдәм күрсәтү буенча берничә программа гамәлгә ашырыла: күчмә һәм стационар пунктлар белән тәэмин итү, кадрлар әзерләү. Белгечләрнең мобильлеген арттыру өчен бүген аларга яңа автомобильләр тапшырабыз», – диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Республикасы Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов республика җитәкчелегенә төрле яклы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Аннары яңа автотранспорт ачкычлары тапшырылды. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Игенчеләр сарае каршында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсен дә карап чыкты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International