Рөстәм Миңнеханов Казанда Горки-Әмәт урман паркын ачты

2016 елның 25 декабре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның Идел буе районында Горки-Әмәт урман паркын ачу тантанасында катнашты. Мондый ТР башкаласында өр яңадан ясалган объект соңгы дистәләгән елларда беренче мәртәбә ачыла.

Тантана алдыннан ТР Президенты проектны проектлауда катнашкан активистлар белән аралашты. Парк якында яшәүче кешеләр белән хезмәттәшлектә төзелә, 3 меңнән артык кеше теләкләре исәпкә алынган.

ТР Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев Рөстәм Миңнехановка урман паркы зонасында чаңгы базасын төзү барышы турында сөйләде. Чаңгы узышлары буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе дә биредә төзелгән. 

"Кадерле дуслар, сезне яңа парк ачылу белән котлыйм, - дип мөрәҗәгать итте үзәк сәхнәдән Рөстәм Миңнеханов. - Күңел ачу һәм спорт белән шөгыльләнү өчен  мондый парклар республикада күп булырга тиеш. Бездә инде ике ел дәвамында бу программа эшли, һәм без аны дәвам итәчәкбез. Минем фикеремчә, бу микрорайонга әлеге объект бик тә кирәк. Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!"

Казан мэры Илсур Метшин Татарстан Президенты шәһәр халкына ясалган бүләк өчен рәхмзт белдерде. 

Соңрак Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар боз шәһәрчектә, экология мәктәбендә булдылар, "Чехарда" балалар өчен бюро, памп-трек, җәяүле күпер һәм күзәтү мәйданчыгын карадылар. 

Күзәтү мәйданчыгында архитектор Дарья Толовенкова Рөстәм Миңнехановка проектны гамәлгә ашыруның икенче өлеше турында хәбәр итте. Урман паркының гомуми мәйданы - 87 гектардан артык һәм аны төзекләндерү эшләре әле алда. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International