Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика хокук саклау органнары катнашындагы киңәшмәдә "Татфондбанк" ГАҖ нең клиентлары булган юридик затлар һәм банкка акча салучылар мөрәҗәгатьләренә аңлатма бирергә йөкләде.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов финанс учреждениенең җаваплы затларына карата процессуаль җавап чараларын кабул итәргә йөкләде. Татарстан Президенты ассызыклаганча, ул бу мәсьәләне үзе тикшереп торачак.