Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән гадәттәге очрашуда 2016 елга йомгак ясады. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Чара, Кара диңгез өстендә Россия Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты фаҗигасендә һәлак булганнарны искә алып, бер минут тынлык белән башланып китте.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2016 елны, Татарстан, сакланып калучы икътисадый катлаулыкларга карамастан, лаеклы нәтиҗәләр белән тәмамлый. ҖТП күләме, сәнәгать җитештерүе, авыл хуҗалыгы күләмнәре өлешендә уңай динамика күзәтелә. Төп параметрлар буенча Татарстан алдынгы төбәкләр рәтендә.
Нефть химиясе комплексы өлкәсендә масштаблы инвестицион проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә, диде Рөстәм Миңнеханов. Мөһим вакыйгалар арасында ТАНЕКО акрынайтылган кокслау җайланмасын эшләтеп җибәрү һәм илдә беренче булып «Аммоний» газ химиясе комплексын ачу.
«Безнең республиканың киләчәккә җитди нигезләре бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Татфондбанк» банкы тирәсендәге хәлләр турында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, финанс проблемаларының сәбәбе 2014 елга бәйле. Югары булмаган ликвидлы банклар авыр вәзгыятькә дучар булды. Шул исәптән Татарстан финанс учреждениесе дә.
«Монда безнең гаеп тә бар. Без банк үзе бу хәлләрдән чыгар дип өметләнгән идек, әмма хәлләр без уйлаганнан җитдирәк булып чыкты, - диде ТР Президенты. – Бүген Үзәк банк оешмада вакытлы идарә урнаштырды. Бу эш йомгаклары буенча "Татфондбанк"ны санацияләү турында карар кабул ителсә, республика да бу процесста мөмкин кадәр ярдәм күрсәтәчәк».
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, керемнәре 1,4 млн. сумнан артмаган физик затлар һәм индивидуаль эшкуарлар буенча карар кабул ителгән инде. Түләүләрнең гомуми суммасы 55 млрд. сум чамасы. Юридик затлар белән хәлләрне хәл итү Үзәк банккка бәйле.
«Бүген эшкуарларга ярдәм чаралары комплексы эшләнә. Без бу мәсьәләне аерым контрольдә тотабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридорын төзү проекты Татарстанга нәрсә бирәчәк дигән сорауга Рөстәм Миңнеханов, транспорт челтәрен үстерүгә юнәлгән һәр проект республика өчен зур әһәмияткә ия, дип җавап бирде.
«Бу – Россия өчен бик перспектив проект. Әлеге трасса йөк ташулар күләмен арттырырга ярдәм итәчәк һәм бу юл бит республика территориясе аша узачак», - диде ТР Президенты .
Ул билгеләп үткәнчә, шушы проект кысаларында Кама елгасы аша күпернең икенче чираты гамәлгә кертелде.
Бүгенге икътисадый ситуация «КАМАЗ» ГАҖ эшчәнлегенә ничек тәэсир итә дигән сорауга Рөстәм Миңнеханов, быел автогигант сатулар өлешен шактый арттырды, дип җавап бирде, ел азагына кадәр 34 мең йөк автомобиле чыгару көтелә.
Журналистларны шулай ук Татарстанның чимал булмаган экспортын үстерү планы да кызыксындырды. Татарстан Президенты фикеренчә, импортны алмаштыруның төп бурычларыннан берсе шул инде. Берничә ел республика эшкәртү тармаклары үсешенә басым ясый, шулардан: нефть химиясе предприятиеләре, машина төзелеше секторы, «Алабуга» МИЗ территориясендә урнашкан заводлар.
Иннополисны үстерү перспективалары турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов бүген монда 34 компания эшләүне билгеләп үтте.
«Әмма безнең төп бурыч – белгечләрне җәлеп итү һәм алар өчен эшләрендә дә, көнкүрештә дә уңайлы шартлар тудыру», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
«Алабуга» МИЗны Россия Федерациясе Хөкүмәте ябарга дип карар чыгарган башка махсус икътисадый зоналардан нәрсә аерып тора дигән сорауга Рөстәм Миңнеханов, безнең илдә МИЗ оештыручыларның күбесе үз мөмкинлекләрен дөрес бәяләп бетермәгән булганнар, дип җавап бирде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда потенциаль резидентлар белән җентекле эш алып барыла. Моннан тыш, республика инвесторларга даими ярдәм күрсәтеп тора.
Киләсе ел Татарстанда Экология һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү елы дип игълан ителде. Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, республика шәһәр һәм парклар тирәлеген үстерү буенча ике ел буена масштаблы эш алып бара.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстаннан читтә яшәүче татарлар белән очрашулардан алган хисләре белән уртаклашты. «Татарстан Республикасындә яшәүче картасы» проектын гамәлгә ашыру перспективалары турында сөйләде. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивален уздыруны уңай бәяләде.