Илдар Халиков Татарстан коткаручыларына яңа техника ачкычлары тапшырды

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан башкаласында ”Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда (Сибгат Хәким ур. 4й.) Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Казан янгын сүндерү-коткару гарнизоны бүлекчәләре хезмәткәрләренә техниканың яңа үрнәкләрен тапшыру тантанасы булды.

Бу чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Татарстанның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин катнашты.

Үзенең сәламләү чыгышында Илдар Халиков Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады: 27 декабрьдә Россиядә Коткаручы көне билгеләп үтелә.

“Сезнең авыр хезмәтегез турында мин ишетеп кенә түгел, яхшы беләм. Сезнең күбегез белән без республика территориясендә булган зур техноген һәлакәтләр вакытында авыр көннәр һәм төннәрне бергә үткәрдек: “Булгария” теплоходының батуы һәм  Казан аэропортында “Боинг” самолеты һәлакәте”, - диде ул.

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үзенең нәтиҗәле эшен фаҗигале вакыйгаларда гына түгел, республика өчен мөһим булган халыкара спорт ярышларында да күрсәтте, дип  өстәде Илдар Халиков.

Илдар Халиков ассызыклаганча, якын арадагы 3 елда республикада тагын дөньякүләм дәрәҗәдә зур чаралар уздырылачак. Шикләнмим, Татарстан коткаручылары үзләренә куелган бурычларны лаеклы башкарырлар, дип йомгаклады ТР Премьер-министры.

Аннан соң Илдар Халиков  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә яңа техника ачкычларын, шулай ук ведомство алдынгыларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Татарстан Республикасы янгын сүндерү бүлегенең матди-техник базасын ныгыту максаты белән барлыгы төрле билгеләнештәге 16 янгын сүндерү-коткару автомобиле сатып алынган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International