Минтимер Шәймиев иң яхшы җитәкче-хәйриячеләргә бүләкләр тапшырды

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

Бүген Казанның “Корстон” комплексында иң яхшы җитәкчеләр бүләкләнде. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары катнашты.

Тантаналы чара Ту-154 очкычы фаҗигасе корбаннарын искә алу хөрмәтенә бер минут тынлык белән башланып китте.

Рөстәм Миңнеханов барысын да сәламләп, конкурсның 16 нчы тапкыр уздырылганын әйтте.

 “Илдә икътисадның бераз түбәнәюе күзәтелсә дә, Татарстан үзенең позицияләрен саклап кына калмыйча, бәлки күп күрсәткечләрнең үсешенә иреште. Болар барысы да – барлык структураларның көйләнгән эше нәтиҗәсе. Шул исәптә бүген бу залда утыручы “җитештерүдәге командирлар”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

“Мин һәрберегезгә, сезнең коллективка, республикабыз үсеше өчен тырыш хезмәтегезгә рәхмәт белдерәм. Бары тик уртак көчләр белән генә без югары нәтиҗәләргә ирешә алабыз”, - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Аннан соң, Татарстан Президенты “Югары көндәшлеккә сәләтлелек”, “Инвестицион активлык өчен”, “Инновацион эшчәнлектәге казанышлар өчен”, “Югары социаль җаваплылык өчен”, “Кадрлар потенциалын актив үстергән өчен”, “Фәнни-тикшеренү, тәҗрибәи-конструкторлык һәм проект эшләрен гамәлгә ашырган өчен”, “Кече (урта) бизнес предприятиеләре белән уңышлы идарә иткән өчен”, “Куркынычсыз һәм сәламәт хезмәт шартлары формалаштырган өчен”, “Яңа производство булдырган өчен” номинацияләрендә җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.

Алга таба Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев сәхнәгә менде. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка “Яңарыш” фондының Рәхмәт хатларын һәм Хәйриячеләр китабының 7 нче томын тапшырды.

ТР Президенты белән бергә бу бүләкләрне Минтимер Шәймиев кулыннан Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР икътисад министры Артем Здунов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “Таиф” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, шулай ук республиканың зур предприятие җитәкчеләре алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International