Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Татарстанда фейерверк җибәрү өчен 630 махсус мәйданчык җиһазландырылган

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстанның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе утырышы булды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Бу чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте.

Утырышта шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин катнашты.

Яңа ел бәйрәмнәре – янгын куркынычсызлыгы буенча иң имин булмаган вакыт, дип билгеләп үтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев.

"2016 елның 15 декабреннән 2017 елның 10 гыйнварына кадәр янгынга каршы режим гамәлдә һәм пиротехника куллану буенча чикләүләр кертелде", – диде ул.

Янгынга каршы режимны бозучыларны штраф көтә: физик затларга ул – 4 мең сумга кадәр, җитәкчеләргә  – 30 мең сумга кадәр, юридик затларга исә –  ярты миллион сумга кадәр каралган.

Шулай да төп максат – бәхетсезлек очракларын булдырмау.

Узган ел Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехникадан 9 кеше зыян күргән иде, шул исәптән өч бала. Быел бәхетсезлек очрагы Алабугада булды, анда бер бала зыян күрде.

"Күзәтчелек эшчәнлеге һәм полиция, прокуратура хезмәткәрләре бергәләп 544 рейд үткәрде. Тиеш булмаган 5 урында пиротехника сату очрагы ачыкланды. Шунлыктан анда пиротехника эшләнмәләрен сатуны тыю турында күрсәтмә язылды", –  дип сөйләде Сергей Сергеев.

Ул шулай ук республиканың барлык районнарында фейерверклар җибәрү өчен 630 махсус мәйдан әзерләнүен җиткерде. Махсус әзерләнмәгән урыннардан пиротехника аттыру катгый тыела. Шуның белән бергә Сергей Сергеев әле барысы да җитәрлек күләмдә әзерләнмәвен дә әйтеп узды.

"Кайбер муниципаль районнарда берәр генә мәйданчык әзерләнгән, бу гына аз, бигрәк тә Казан кебек шәһәрләрдә – биредә бер мәйдан (XXI гасыр торак комплексы һәм Халыкара ат спорты комплексы арасында), Лениногорскида шулай ук  1 генә мәйдан. Шулай булганда без гражданнар өчен пиротехниканы куркынычсыз куллануда уңайлыклар тудыра алмыйбыз. Шулай итеп без аларны законны бозуга этәрәбез", – диде ул.

Утырыш барышында Илдар Халиков спиртлы сыекчаларның законсыз әйләнешенә каршы урыннарда активрак көрәшергә өндәде.

“Безгә Иркутск “Боярышник”лары кирәк түгел!- диде Илдар Халиков. -  Сезнең барыгызда да урыннарда вәкаләтләрегез җитәрлек – тиешле карар кабул итү өчен чикләүсез”.

Премьер-министр татарстанлыларның югарыда телгә алынган “эчемлекләр” сатылу очраклары турында эчке эшләр органнарына хәбәр итүен сорады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International