Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш визиты кысаларында Дубайда эшлекле даирәләр вәкилләре белән очрашты.
Очрашуда БГӘ бизнес-даирәләренә Татарстанның инвестицион, икътисади һәм сәнәгый куәте презентацияләнде, Әмирлекләр бизнесменнарының Татарстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган проектларда катнашу мәсьәләләре каралды.
Очрашуда БГӘ икътисад министры урынбасары Абдулла Салех, Дубай Инвестицион корпорациясе, Чит илләдәге Әмирлекләр инвесторлары Советы, Flag Holding, On Time, BelSuwaida, Investment Group компанияләре вәкилләре катаншты.
Чараны AIM (Annual Investment Meeting) инвестицион форум президенты Дауд Шезави оештырды.
Рөстәм Миңнехановны эш визитында Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Президенты Аппаратының Тышкы элетмәләр департаменты җитәкчесе урынбасары Марат Гатин һәм башкалар озата йөри.