Казанга Төркия Премьер-министры килде

2011 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Казанга Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында Төркия Республикасы Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган килде. “Казан” Халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Шулай ук Төркия делегациясен Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова каршы алды.
Рәсми кабул итүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов делегация әгъзаларын сәламләп, республика өчен мондый кунакларны кабул итү зур дәрәҗә, дип ассызыклады. “Татарстан тарихында беренче тапкыр Төркиядән зур делегация килде. Төркия Премьер-министры графигы тыгыз булуга карамастан, вакыт табып Казанга килде. Без аңа бик рәхмәтле, - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан башлыгы Рәҗәп Тайип Эрдоганга элемтәләр өчен рәхмәт белдерде. Аерым алганда, күптән түгел Казанда Россия-Төркия комиссиясенең икътисади хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара утырышы узуын һәм Төркиядә татар шагыйре Габдулла Тукай истәлегенә яхшы мөнәсәбәт булуын билгеләп үтте ТР Президенты.
“Сезнең илегез көндәшлелеккә сәләтле. Дөньяның төрле почмагында, шул исәптә Татарстанда да уңышлы эшләүче Төркия эшмәкәрләре булу куандыра”, - дип белдерде республика башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Рәҗәп Тайип Эрдоган ярдәме белән Татарстан һәм Төркия Республикалары арасында икътисади мөнәсәбәтләр үсеше өчен яхшы нигез салынган.
Аның фикеренә караганда, Төркия бизнесынын Татарстанга һәм Россиягә актив килүе Төркия Премьер-министры хезмәте. “Без уртак проектлар уңышлы булсын өчен бар көчебезне куячакбыз”, - дип ышандырды Татарстан Президенты.
Реджеп Тайип Эрдоган Рөстәм Миңнехановка шәхсән үзеннән һәм делегация исеменнән җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International