2016 елда Татарстан Республикасында торак тапшыру планы 100%ка үтәлгән – 2 млн 406,5 мең кв. м. торак. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, быел төзелеш тармагында бәхетсезлек очраклары 30%ка киметелгән. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 елда 1 мең 685 тикшерү уздырылган. Аның нәтиҗәсе буенча административ җаваплылыкка тарту турында 19,4 млн сумга 523 карар чыгарылган.
Социаль ипотека программасы буенча барлык эшләр тулы күләмдә башкарылган. Барлыгы 8 мең 472 фатирга 599 йорт төзелгән.
2016 елда 407 Бөек Ватан сугышы ветеранына фатир бирелгән. Шулай ук 311 ятим бала торак белән тәэмин ителгән.
Инвестицион торак төзелеше кысаларында 15 мең 300 фатирга 100 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган.
2016 елның 30 декабренә алты республика программасы тулы күләмдә төгәлләнгән: “Авыл клублары”, “ТРда беренчел медицина-санитар ярдәмен яңарту”, “Участок ветеринария пунктлары төзелеше һәм ветеринария берләшмәләрен һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен төзекләндерү”, “Универсаль спорт мәйданчыклары”, “Участок полиция вәкаләтле вәкилләре өчен административ-торак комплекслары”, “Аренда торагы төзелеше”.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2017 елга 2 млн 402 мең кв. м. торак төзелеше каралган.